Уфинское время
17:23
Суббота, 23 Ноября
Курсы валют
сегоднязавтра
106.08 107.43
100.68 102.58
Котировки
РТС 792.67 26.38
ММВБ 2581.05 36.61
Brent 75.09 0.01

8-10 ноябрьдә мәктәлэребез Татарча диктант 2024 Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү

01:5522.11.2024 16+ 357 18+
8-10 ноябрьдә мәктәлэребез «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән.

Катнашучыларга 3 вариант текст әзерләнгән иде:

— катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романында өзек (Идел-Урал өлкәсе өчен);

— уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым — яшел бишек» хикәясеннән өзек (РФ төбәкләре өчен);

— җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек (чит илләр өчен).

Кырмыскалы районының Иске Шәрәй, Сахай, Яңа Кыешкы мәктәпләре укытучыларыһәм укучылары бу чарада актив катнаштылар.

111 бала хәм 10 укытучы узләрен сынап карадылар.

Укучылар өчен сайтта тәкьдим ителгән Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек сайланды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары башта авторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, авыр сүзләрнен язылышын искәртте, кайбер кагыйдәләрне искә төшерде.

Укучылар мондый чараларда бик теләп катнашалар, чөнки диктант үз белемнәрен тикшерү өчен бер чара булып тора, яхшы билгеләр алу мөмкинлеге дә була.

Татар телебезнең кагыйдәләрен белик, өйрәник, белемле булыйк. Белемле кеше югалмас!

Рекламный баннер 990x90px banstati
× Сайт использует файлы cookie. Они позволяют узнавать вас и получать информацию о вашем пользовательском опыте. Это нужно, чтобы улучшать сайт. Если согласны, продолжайте пользоваться сайтом. Если нет – установите специальные настройки в браузере или обратитесь в техподдержку.