2024 ел тәмамланырга санаулы көннәр калды. Республика оешмалары һәм ведомстволары еллык эшчәнлеккә йомгак ясый. Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов ведомство эшенә йомгак ясады.
2024 ел тәмамланырга да санаулы көннәр калды. Республика оешмалары һәм ведомстволары еллык эшчәнлеккә йомгак ясый. Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов та ведомство эшенә йомгак ясады.Нияз Мансурович ведомство эшчәнлегенә багышланган интервьюда түбәндәгеләр турында сөйләде:
- "Экология милли проектының 6 еллык циклы яхшы тәмамлана дип әйтергә була. Республика өч федераль проектта катнашты. Сибай, Баймак, Стәрлетамак, Дәүләкән, Күмертау, Благовещен шәһәрләрендә эшләр төгәлләнгән, 468 мең кеше тормыш сыйфатын яхшырткан, 56 гектарда чүплекләрне бетерүгә ирештек. Узган ел дүрт чүплек буенча эшләр төгәлләнде, быел исә Күмертау һәм Стәрлетамак шәһәрләре вакытыннан алда эшләрне төгәлләргә иреште. Контейнерлар һәм контейнер мәйданчыклары санын дүрт тапкырга арттырдык. Хәзер бездә 90 меңгә якын контейнер бар. Төбәк операторлары нәтиҗәле эшли. Башкортстан Республикасының төньягында яшәүчеләр чүп-чарны чыгару сыйфатыннан бик канәгать түгел иде, без ул киртәне җиңеп чыга алдык. Якынча 180 млн сум федераль акча җәлеп итүгә,чүп-чарны аерым җыю өчен 12 700 контейнер сатып алуга ирешелде. Бу эш шулай ук Экология милли прокты кысаларында башкарылды. Агымдагы елда су объектларын реабилитацияләү, елга үзәннәрен чистарту эшләре башкарылды. Һаваның чиста булуына ныклы игътибар бирелә.
Чүп реформасы башланганнан бирле 2019 елда Башкортстанда 3 меңнән артык чүплек бетерелде, шул исәптән 2024 елда 205. Нечкәлекләрен БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә чүп-чар калдыклары Башкортстанның барлык торак пунктларыннан оешкан төстә чыгарыла.
2024 елда чүп-чар чыгаруны мониторинглау системасына транспорт чараларын күзәтү функциясе кертелде. Калдыкларны туплауның база инфраструктурасы булдырылды. Ил Президенты тарафыннан 2030 елга калдыкларны 100% сортларга аеруны тәэмин итү бурычы куелган. Әлеге максатларга ирешү өчен республикада каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү буенча өстәмә куәтләр булдырыла.
Республикада һава торышын мониторинглау системасы булдырылды. Атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү максатларында агымдагы елның гыйнварында республиканың эре предприятиеләре белән килешүләр төзелде.
Башкортстанда урманнарны тергезү дә актив алып барыла. Урманнарны саклау федераль проектының Экология милли проекты кысаларында 2024 елда 15,3 мең га мәйданда урманнар тергезелде.
Әңгәмәнең соңгы темасы белорус зубрларының Башкортстандагы адаптациясе турында булды. 2023 елның гыйнварында Радий Хәбиров шундый инициатива белән чыгыш ясаган иде. Ә инде бүген алар Морадым тарлавыгында яшиләр һәм нәсел үрчетәләр.
"Малкайлар барысы да яхшы хәлдә. Быел бездә истәлекле вакыйга бар-ике зубр баласы туды! Башлыкның карарын көтәбез, аларны ничек атарбыз", - дип йомгаклады ведомство башлыгы.
Министрлык эшенә Дәүләт Думасы депутаты, экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты әгъзасы Зариф Байгускаров бәя бирде. Ул Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә, чөнки Радий Хәбиров кушуы буенча республикада милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тота.
"Минем карашка, ведомство нәтиҗәле эшли. Мәсәлән, Башкортстан тарихында беренче тапкыр без чүплекләрне рекультивацияләүгә федераль акча алдык. 2024 елда республиканың 1,5 млрд сумлык 6 эре чүплеген рекультивацияләүгә ирешелде. Һәм монда сүз проблемалы, гаугалы нокталар турында бара. Баймакта кешеләр даими рәвештә янган чүплеккә зарланалар иде. Бүген ул урында үлән үсә, чиста. 5 елдан соң андагы җир тиешле максатта файдаланылырга мөмкин. Дәүләт Думасы җитәкчелеге кушуы буенча, мин рекультивация буенча комиссион тикшерүләр уздырдым, җитди хокук бозулар ачыкланмады, диде Зариф Байгускаров.
Моннан тыш, Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы файдалы казылмалар чыгару ситуациясен төзәтүдә зур өлеш кертте, дип ышана Зариф Байгускаров. Дәүләт Думасы депутаты җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия составына керә һәм шуңа күрә хәлне яхшы белә.
Добавить комментарий